Чаллы мэры Наил Мәһдиев бала тапканнан соң вафат булган укытучының гаиләсе белән очрашты
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Мөхәммәтовлар гаиләсендә булды. Аларның әнисе Алена Мөхәммәтова быел мартта бала тапканнан соң вафат булды. Ул Чаллыда 78нче пролицейның директор урынбасары булып эшли иде.
Шәһәр җитәкчесе кызларга бүләкләр, ә кечкенә Ранельгә яңа туган сабый өчен кирәкле әйберләр җыелмасын тапшырды. Наил Мәһдиевнең гаилә белән очрашу фотолары автошәһәр мэриясенең Телеграм-каналында чыкты.
Күптән түгел Ранель һәм әбисе Казан хастаханәсеннән өенә кайтты.
Наил Мәһдиев кызлар белән аралашты, мәктәп яңалыкларын белде һәм алар белән чәй эчте. Мэр Мөхәммәтовларга өченче тапкыр килде. Элегрәк ул кызларга хыялланган бүләкләре - компьютер һәм кәрәзле телефон тапшырды.
Наил Мәһдиев белән кунакка Автозавод районы башлыгы Винер Харисов һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов килде.