Татарстанда «Деловые Линии» компаниясенең яңа логистика комплексы барлыкка киләчәк
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Деловые Линии» компаниясе республикада яңа логистик комлекс төзү турында килеште.
Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә терминал «Тура 2.0» индустриаль паркы территориясендә була. Проектның девелоперы итеп «Ромекс» компанияләр төркеме сайланган. Төзелешне 14 айда тәмамлау планлаштырыла.
Үзләштерелә торган территориянең гомуми мәйданы 15 гектарга якын тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта комплексның биналары 40 мең кв. метр мәйданны били, бу ай саен 25 млн килограмм йөк эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк.
«Build-to-suit форматындагы яңа комплекс безнең барлык ихтыяҗларга җавап бирәчәк. Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә проект төбәктәге логистиканы оптимальләштерергә генә түгел, ә безнең башка терминалларны бушатырга, шулай ук республикада яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Электрон сәүдә үсешенең югары динамикасын исәпкә алып, комплекс барлыкка килү сәүдә үсеше һәм йөк әйләнешенең өстәмә ноктасы булачак», - диде «Деловые Линии генераль директоры Фарид Мадани Казанда узган очрашуда.
«Деловые Линии» компаниясенең Татарстанда биш терминалы бар. Аларның икесе Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә берәр терминал урнашкан. Моннан тыш, 2021 елда компанияләр төркеме Татарстанда Электрон сәүдә үзәгенең Эксперт советы әгъзасы булды һәм зур маркетплейслар белән эшләү тәҗрибәсен кулланып, Россия һәм дөнья онлайн-мәйданчыкларында республика бизнесын үстерә.