Миңнеханов Татарстанның Малайзия белән фәнни хезмәттәшлеген көчәйтергә тәкъдим итте
Татарстан һәм Малайзиягә фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне арттырырга кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең югары белем министры Датук Сери Мохамед Халед бин Нордин белән очрашуда шулай дип белдерде. Мәсәлән, югары уку йортлары арасындагы элемтәләрне киңәйтү, студентлар һәм укытучылар белән ешрак алмашу һәм фәнни проектларны бергәләп эшләү мөһим.
Яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Малайзия элемтәләре югары дәрәҗәдә саклана. Малайзия – илебезнең ышанычлы партнеры.
Татарстан ислам дөньясы, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән дә актив эшли. Бу юнәлештә «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме зур эш алып бара, аның җитәкчесе – Татарстан Республикасы Рәисе.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Татарстанда масштаблы «Киләчәк Уеннары» — спорт, фән һәм технологияләр кушып оештырылачак вакыйга узачагын искәртте. Ул Малайзия спортчыларын ярышларда катнашырга чакырды.
Исегезгә төшерәбез, Датук Сери Мохамед Халед бин Нордин Казанга «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисади форумы һәм хәләл индустриянең Russia Halal Expo халыкара күргәзмә экспозициясе чараларында катнашырга дип килде.
Чара 18 һәм 19 майда «Казан Экспо»да узачак. Россия Президенты Владимир Путин карары белән әлеге вакыйга быел федераль статус алды.