Миңнеханов: Татарстан Россия-Гарәп Әмирлекләре мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә
Татарстан Россия-Гарәп Әмирлекләре мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш кертә, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ул бу турыда Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә дәүләт министры Тани Әхмәт Әл Зейуди белән очрашуда әйтте. Очрашу бүген «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
«Татарстан Россия-Гарәп Әмирлекләре мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. Татарстан делегацияләренең сезнең илгә визитлары яхшы традициягә әверелде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, кунакларга мөрәҗәгать итеп.
Ул май башында Дубайда инвестицион форумда да катнашуын, анда Россиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлеген үстерү турында фикер алышу булганын, ә бүген Әмирлек делегациясе җавап визиты белән Казанга килүен искәртте.
«Без бергә эшләргә бик шат. Соңгы елларда без төрле юнәлешләрдә эшлибез. Безнең өчен Россия – стратегик партнер», – диде Дәүләт министры.
Моннан тыш, очрашуда катнашучылар «Төньяк-Көньяк» проектын үстерү перспективалары турында фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте.
«Без бүген сессиядә «Төньяк-Көньяк» коридоры турында сөйләштек. Бу – безнең өчен бик кызыклы проект, чөнки без партнерлар белән турыдан-туры эшли алабыз», – дип нәтиҗә ясады Тани Әхмәт Әл Зейуди.