Татарстанда коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә субсидия бирәләр
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә субсидия бирү өчен гаризалар кабул итә. Документларны 19 майдан 19 июньгә кадәр биреп була.
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә каты коммуналь калдыклар җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнарның бер өлешен финанслашу өчен бирелә. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.
Финанслау күләме 150 млн сум тәшкил итә, шулардан: су белән тәэмин итү системасына - 140 млн сум, каты комммуналь калдыклар җыю мәйданчыкларын төзүгә һәм контейнерлар яисә бункерлар сатып алуга 10 млн сум.
- Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 313 кабинет, дүшәмбе – пәнҗешәмбе: 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр), җомга: 8:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр (тәнәфес сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр).
- Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырыла: https://agro.tatarstan.ru/otbor-1-subsidii-snt-19052023-19062023.htm.