Самара өлкәсенең Денис авылында Сабантуй 10 июньдә була
Самара өлкәсе Шынталы муниципаль районының Денис авылында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй 10 июньдә була. Бәйрәм 12 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Самар татарлары» сайты.
Бәйрәм чарасы программасында традицион милли уеннар һәм ярышлар, концерт була. Балалар өчен карусель урнаштырылачак. Сәүдә нокталары эшләячәк, диелә хәбәрдә.