Татарстанда бераз яңгыр явачак, +25 градуска кадәр җылылык көтелә
Иртәгә, 19 майда, Татарстанда моңа кадәр урнашкан җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез төбәкнең көнчыгышында кайбер урыннарда «атмосфера фронты якын булу аркасында» бераз яңгыр явачак.
Синоптиклар билгеләп үткәнчә, төньяк-көнчыгыштан тизлеге секундка 5-10 метрлы җил исә. Тәүлекнең якты вакытында урыны белән, Казанны да кертеп, аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.
Татарстанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы көнбатышта +7..+12 градуска кадәр һәм көнчыгышта +2..+7 градуска кадәр (Татарстан Республикасы башкаласында +10..+12 градуска кадәр, түбән урыннарда +7..+9 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.
Көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылына (республиканың көнбатышында +25 градуска кадәр, шул исәптән Казанда +22..+24 градуска кадәр).
- «Татар-информ» ял көннәрендә Татарстанда җәйге эсселек көтелүен хәбәр иткән иде.