Төркия эксперты төрле телләрдәге матбугат чараларының нәтиҗәле эшчәнлеге ысулын әйтте
Массакүләм мәгълүмат чаралары төрле телләрдә уңышлы эшләсен өчен редакторлар, онлайн режимда булса да, даими рәвештә очрашырга тиеш, дип саный танылган төрек журналисты, «Анадолу» агентлыгының (Төркия) чит ил тапшыруларының баш мөхәррире Эрман Юксель. Бу турыда ул «KazanForum»ның «Тотрыклы үсеш һәм икътисади алга бару өчен медиахезмәттәшлек» сессиясендә әйтте.
«Төрле телләрдәге массакүләм мәгълүмат чаралары редакторлары арасындагы хезмәттәшлекне көн саен камилләштерергә кирәк. Ләкин сорау туа, моның өчен нәрсә эшләргә? – дип ул тыңлаучыларга мөрәҗәгать итте. – Без монда барлык яклар өчен дә файдалы конкрет карарлар һәм проектлар булырга тиешлегенә ышанабыз. Журналистлар һәм редакторлар белән очрашулар үткәрү мөһим, анда алар көн тәртибенең иң актуаль темаларын тикшерер иде. Шулай итеп, кызыклы уртак проектлар барлыкка килергә мөмкин. Шәхсән очрашырга кирәкми, моны елына бер-ике тапкыр эшләргә мөмкин, ә онлайн форматта моны атна саен эшләп була».
Аның сүзләренчә, «Анадолу» агентлыгында нәкъ менә шундый хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Корреспондентлар 13 телдә яңалыклар тасмалары алып бара, алар арасында рус, инглиз һәм гарәп телләре бар.