Рөстәм Миңнеханов: Без ислам бизнесы белән эшләү механизмнарын җайга салырга омтылабыз
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит илләрнең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узган очрашуда 30дан артык илдән дипломатлар катнашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы Рәисе хезмәттәшлекне тирәнәйтергә, шул исәптән ислам бизнесы белән үзара бәйләнеш механизмнарын эшләргә чакырды.
Кунакларны сәламләп, Миңнеханов «KazanForum»ның Россия Президенты Владимир Путин карары белән федераль әһәмияттәге чара буларак уздырылуын искәртте. Ул кунакларга Казанга килгән өчен рәхмәт белдерде.
«Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен сезнең илләрдә актив алга этәрүегез өчен рәхмәт белдерәм. Безнең ил өчен авыр вакытта сезнең форумда катнашуыгыз безгә аеруча кадерле», - дип өстәде Татарстан Рәисе. Ул шулай ук Россия өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек тышкы сәясәтнең иң мөһим векторларының берсе икәненә басым ясады.
Татарстан – Россиянең алдынгы, сәнәгать ягыннан үсеш алган һәм инновацион төбәкләренең берсе – мөселман компанияләре һәм инвесторлары белән үзара бәйләнәнешнең авангардында тора, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, республика алар белән рәсми һәм эшлекле дәрәҗәдә даими диалог алып бара.
Казанда бу көннәрдә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы уза – мөселман дөньясы белән бергә эшләүнең нәтиҗәле механизмнарының берсе, дип искәртте Миңнеханов. Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән республиканың товар әйләнеше былтыр 3 миллиард доллардан артып киткәнен һәм товар әйләнешенең яртысы диярлек Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре белән сәүдәгә туры килүен өстәде. Шул ук вакытта, ерак чит илләр белән сәүдә күләме ике тапкыр диярлек арткан.
«Партнерлар белән уртак инвестиция проектлары әлегә берәмлекләп кенә, гәрчә бу өлкәдә мөмкинлекләр зур булса да. Татарстан мисалында һәм сезнең ярдәмегез белән без ислам бизнесы белән хезмәттәшлек итүнең гамәли механизмнарын җайга салырга омтылабыз. Без мөнәсәбәтләр урнаштыра торган илләрнең географиясе бик киң», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Татарстан КАМАЗ автомобильләре, вертолетлар, тизйөрешле, йөк һәм пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть-газ чыгару җиһазлары, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, медицина һәм фармацевтика продукциясе тәкъдим итә ала. Моннан тыш, ул мәдәният, фән, мәгариф һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне киңәйтергә чакырды.
Очрашу ахырында Миңнеханов илчеләрне киләсе елда Казанда узачак «Киләчәк Уеннары»нда, шулай ук БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай Халык Республикасы, Көньяк Африка Республикасы) дәүләт башлыклары очрашуында катнашырга чакырды. Әлеге чара да 2024 елда Татарстан Республикасы башкаласында узачак.
«Без хезмәттәшлек өчен ачык һәм сезнең илләрдәге компанияләр белән уртак файдалы проектларда эшләргә шат булачакбыз», – диде Татарстан Республикасы Рәисе, дипломатик вәкилләргә мөрәҗәгать итеп.
Илчеләргә сәламләү сүзләре белән шулай ук РФ тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча министр урынбасары Алексей Серко мөрәҗәгать итте.
Очрашу барышында Катар Дәүләте, Төркия Республикасы, Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Сенегал, Мисыр, Көньяк Африка Республикасы, Иордания һәм башка илләр илчеләре чыгыш ясады.