Мөхәммәтшин KazanForum кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегында катнашучыларны сәламләде
Шәригать стандартлары буенча матурлык һәм сәламәтлек мәсьәләләре, шулай ук ислам модасы трендлары турында бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегында катнашучылар фикер алышты. Сессияләрне Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары оештырды. Сессиядә катнашучыларны Республика җитәкчелеге исеменнән төбәк парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Иң җитди мәсьәләләрне ир-атлар ялгыз хәл итә алмый, шуңа күрә алар янында акыллы хатын-кызлар булырга тиеш. Мондый чаралар бу көннәрдә Казанда узу очраклы түгел. Бу – хезмәттәшлекне дәвам итү өчен яңа кешеләр белән танышырга зур мөмкинлек. Без бу очрашуга әзерләндек, объектларны тәртипкә китердек. Минемчә, кунакчыл Казан, безнең республика һәр мәйданчыкта барлык кунакларны шатланып каршы алачак. Мин сезгә бизнесыгызда, сәясәтегездә, игелекле эшләрегездә зур уңышлар телим», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга.
Хатын-кыз эшмәкәрләр «Шәригать стандартлары буенча матурлык һәм сәламәтлек мәсьәләләре» сессиясендә мейкап-индустрия трендлары, хәләл медицина перспективалары, шул исәптән косметология һәм диетология өлкәсендә, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше трендлары турында фикер алышты.
Майданчыкның модераторы «Мисс Вселенная Бахрейн-2022» Эвлин Абдулла-Хәлифә булды.
Татарстан, Удмуртия, Кыргызстан, Мисыр, Монако спикерлары медицина һәм косметология өлкәләрендәге инновацияләр, мөселман хатын-кызларының ялын оештыру өлкәләрендә кулланыла торган форматлар, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклануны оештыру, ислам илләрендә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында мәгълүмат алмашты.