Арчаның Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелде
Арча районы Казанбаш мәктәбенә шушы мәктәптә укыган Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исеме бирелүгә багышланган тантана булды. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов, язучының кызы Наилә Ахунова, язучылар, шагыйрьләр катнашты.
Башта мәктәпкә Гариф Ахунов исеме бирелүе турындагы истәлек тактасын ачтылар, аннан соң тантананың төп өлеше башланды. Укучылар әдипнең тормыш юлын чагылдырган күренешләрне бик матур итеп күрсәтте, биеделәр, җырладылар. Чыгыш ясаучылар язучы турындагы истәлекләрне сөйләде, мәктәпкә китаплар бүләк иттеләр.