Матбугат көне уңаеннан «Татар-информ» хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Татарстанда матбугат көне уңаеннан уздырылган Медиапикникта матбугат хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Мактау грамоталарына «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгың татар редакциясе хезмәткәрләре дә лаек булды. Аларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.
ТР Массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы белән тәрҗемәче-редактор Гөлүзә Василова, корреспондент Рифат Каюмов бүләкләнде.
«Татмедиа» агентлыгың Рәхмәт хатына «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Газимова, корреспондент Зилә Мөбәрәкшина лаек булды.