Россиядән китеп, чит илдә эшләүче хезмәткәрләр өчен салым ставкасы билгеләнде
Россиядән киткән хезмәткәрләр өчен НДФЛ ставкасы 13-15 процент дәрәҗәсендә була. Бу хакта Россиянең Финанс министрлыгы хәбәр итте. Салым сәясәтенең төп юнәлешләрен тормышка ашыру турында закон проекты Дәүләт Думасына кертү өчен әзерләнгән.
Документ хезмәт килешүләре һәм ГПХ килешүләре буенча оешмалар белән читтән торып эшләүче хезмәткәрләрнең керемнәренә салым салу тәртибен тәгаенли торган нигезләмәләрне үз эченә ала, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Алар өчен НДФЛ ставкасы 13 процент, ә елына 5 млн сумнан артык керемнәрдән 15 процент күләмендә билгеләнә. Бу дәрәҗәдәге ставка хезмәткәрләрнең салым резидентлыгы статусына карамастан расланачак.
Гамәлдәге законнар нигезендә, Россия оешмалары читтән торып эшләүче хезмәткәрләр өчен һәр аерым ситуациягә бәйле рәвештә, үзләре салым ставкасы билгеләргә тиеш, диде финанс министры урынбасары Алексей Сазанов. Шул сәбәпле, бу кагыйдәләрне унификацияләргә тәкъдим ителә. «Бу салым агентларын администрацияләү алымын сизелерлек гадиләштерәчәк»», – дип өстәде министр урынбасары.
Искәртеп үтик, 25 декабрьдә Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Россиядән киткән кешеләр өчен преференцияләрне гамәлдән чыгару һәм алар өчен югары салым кертү дөресрәк булыр дип белдергән иде. Узган елның декабрендә финанс министры Антон Силуанов бу өлкә буенча ахыргы кара кабул ителмәде, диде.