Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгы делегациясе белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгы делегациясе белән очрашты. Алар Икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү, үзара товар әйләнешен арттыру мәсьәләләре турында сөйләште. Бу хакта Рәсми Татарстан сайтында хәбәр ителә.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек өчен күп мөмкинлекләр бар, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә, һәм бу процесска этәргеч бирергә кирәк.
Татарстан Рәисе ислам илләре белән хезмәттәшлекнең һәрвакыт Татарстанның тышкы икътисади һәм халыкара эшчәнлегенең алдынгы юнәлешләренең берсе булуын искәртте. Мәсәлән, төбәк Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы һәм аның структур бүлекчәләре һәм институтлары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Бәхрәйн, Катар һәм башка дәүләтләр белән тыгыз эшлекле элемтәләр урнаштырылган.
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме буенча зур эш алып барыла, мин аны ил җитәкчелеге йөкләмәсе нигезендә җитәклим», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук төркем эшендә Оман вәкиле катнашуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Оман вәкилләренә Татарстанга визитлары һәм «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисади форумы эшенә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.