Туймазы татар дәүләт драма театры премьера әзерли
Туймазы татар дәүләт драма театры коллективы «Мин синең өчен үләргә әзер» дигән спектакль әзерли. Спектакльнең режиссеры – Айдар Зарипов, композиторы Васил Гафаров. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Театрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Мөнир Кунафин пьесасы гомер буена дәвам иткән чиста, саф һәм ихлас мәхәббәт турында. Пьеса – башкорт язучысы Мөнир Кунафинның «Тәңре өрөк ҡапҡанда…» повесте инсценировкасы.
«Инсценировка Туймазы театры өчен, өлкән буын артистлар өчен махсус эшләнде. Ләкин бу бары тик «әбиләр һәм бабайлар» гына уйнаячак дигән сүз түгел, геройларның хатирәләргә бирелгән күренешләрен яшьләр уйный. Бу вакыт белән сыналган мәхәббәт, тугрылык һәм якын кешең өчен үз-үзеңне корбан итәргә әзер булу тарихы. Пьеса мәрхәмәтлелек, ирония һәм шул ук вакытта моң-сагыш рухы белән сугарылган», – дип сөйләде Айдар Зарипов.
Премьера 9 июньгә планлаштырылган, хәзер репетицияләр бара.