Рөстәм Миңнеханов: Хәләл туризмны үстерергә кирәк, шул чакта безгә кешеләр киләчәк
Хәләл туризмны үстерү илгә яңа туристларны җәлеп итүнең тагын бер ысулы булырга мөмкин. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форумында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Хәләл туризмны үстерергә кирәк, ул чакта безгә кешеләр киләчәк, – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. – Безнең ил матур, монда уңайлы ял итеп була».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 10-15 ел дәвамында «хәләл» сүзеннән кешеләр күз алдына ризык кына килә иде. Әмма бу төшенчә күпкә киңрәк һәм бүген «хәләл» сүзе яшәү рәвешен күздә тота.
«Бездә 20 миллион мөселман бар. Бу кешеләр төрле хәләл хезмәтләрдән файдалана алырга тиеш. Безгә «хәләл» сәламәтлек саклау, мәгариф, туризм юнәлешендә хәрәкәт итәргә кирәк», – дип белдерде ул.
Шулай ук бу уңайдан Татарстан Рәисе ислам банкингын үстерү кирәген билгеләп үтте. «Безгә ислам банкингы ясагыз – шул ук гадәти шартларда. Мөселман кешесе үзенә кирәклесен ала алсын өчен мөмкинлек бирегез», – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Бүген форум кысаларында берничә килешү имзаланды, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр уза.