«Туган батыр» мультсериалын 2024 елда күрсәтәчәкләр
«Туган батыр» анимацион сериалының беренче серияләрен 2024 елның беренче яртыеллыгында чыгарырга планлаштыралар. Мультфильмның тизерын бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумында тәкъдим иттеләр.
«Анимация буенча зур эш башкарылды. Беренче сезон өчен сценарий язылып бетте диярлек, без аны 2024 елның беренче яртысында чыгарырга планлаштырабыз», – диде «Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган авылым» милли-турстлык комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Габдрахманов.
Ул әлеге китап мотивлары буенча компьютер уены булдыру да планлаштырылуын әйтте. Көрәш, теннис, уклы спорт буенча күпсанлы турнирлар уздырыла. «Ягъни Туган батыр һәрьяклап көчле: ул һөнәрче дә, аучы да, киберспортчы да», – диде проект авторы.
Бүгенге көндә Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким татар каһарманы турында беренче ике китапны язып бетергән һәм якын арада өченче китап буенча эшне башларга җыена.
Радик Габдрахманов сүзләренчә, өченче китап төп геройның башка илгә сәяхәтенә багышланачак. Бу ил Төркия булырга мөмкин, анда Туган батыр төрек фольклоры белән танышачак. Зөлфәт Хәким өченче өлештә Туган батыр бәхет эзләп юлга чыгачак, дип өстәде.
Китаптагы персонажны булдыру өчен нейросеть кулланылган. Ул бөтен дөньядагы балаларның миллионлаган фотосын берләштергән.