Миңнеханов: Татарстан һәм Азәрбайҗан барлык юнәлешләрдә актив хезмәттәшлек итә
KazanForum мәйданчыгында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Азәрбайҗан Премьер-министры урынбасары Шахин Мостафаев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Безгә Азәрбайҗан белән туганлык мөнәсәбәтләребез кадерле. Алар күпьеллык стратегик характерда. Мондый хезмәттәшлеккә илләребезнең ышанычлы аралашуны саклаучы лидерлары юнәлеш бирә. Без товар әйләнеше артуын, яхшы мөнәсәбәтләрне, күп уртак компанияләребезнең эшләвен күрәбез», – дип белдерде Хөснуллин.
Мостафаев сәүдә-икътисади һәм инвестиция өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекнең яхшы темпларын, шулай ук сәнәгать кооперациясенең актив үсешен билгеләп үтте. Ул шулай ук төбәкара хезмәттәшлекне үстерүнең зур потенциалын билгеләде, аерым алганда, Татарстан белән.
Татарстан Республикасы Рәисе Азәрбайҗан делегациясенә Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм ике республиканың тарихи җылы дуслык мөнәсәбәтләре белән бәйләнештә булуын әйтте. «Без барлык юнәлешләрдә актив хезмәттәшлек итәбез, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре линиясе буенча эш алып барыла. Бездә барлык мәсьәләләр буенча тулы аңлау һәм ярдәм бар», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Моннан тыш, ул Азәрбайҗан җитәкчелегенә җирле татар җәмәгатьчелегенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде — бүген илдә 26 меңләп татар яши.
Очрашуда катнашучылар алга таба икътисади хезмәттәшлекне ныгыту һәм транспорт-логистика өлкәсендә, шул исәптән «Төньяк-Көньяк» транспорт коридоры проекты кысаларында бергә эшләү турында фикер алышты.