«KazanForum»да хәләл продукцияне стандартлаштыру һәм сертификацияләү турында сөйләштеләр
Казанда ачылган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форумы үз мәйданчыгында дөньяның 85 иленнән 15000нән артык кунак җыйды. Форум эшендә Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлык делегациясе катнаша. Делегация ведомство җитәкчесе Антон Шалаев җитәкчелегендә килде. Форумның тематик трекларының берсе хәләл индустрияне үстерүгә иде.
«Россиядә хәләл сертификация органнарын аккредитацияләү перспективалары» түгәрәк өстәле кысаларында Антон Шалаев хәләл продукцияне һәм хезмәтләрне стандартлаштыруның дөньядагы төрле практикалар һәм аларны Россиядә ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйләде. Дискуссиядә Росаккредитация җитәкчесе Назарий Скрыпник, Дәүләт Думасының сәнәгать һәм сәүдә комитеты рәисе Владимир Гутенев, Фарсы култыгы Гарәп дәүләтләренең хезмәттәшлек советын аккредитацияләү үзәге генераль директоры Мотеб Альмезани, Россия ислам институты ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин, Роскачество җитәкчесе Максим Протасов һәм башкалар катнашты.
«Россиядә хәләл продукцияне һәм хезмәтләрне үстерү гаять зур потенциалга ия, шул исәптән экспорт юнәлеше ягыннан да. Стандартлаштыру һәм сертификацияләү кораллары әлеге потенциалны үстерү өчен нәтиҗәле кулланыла ала. Шул ук вакытта бу өлкәдә стандартлаштыру һәм сертификацияләүнең дөньядагы иң яхшы практикалары исәпкә алынырга тиеш», – дип белдерде Росстандарт җитәкчесе.