Болгар җыенында Мөхәммәд пәйгамбәр ядкарьләрен карап булачак
Ядкарьләрне бүген Дагыстаннан Казан һава аланына китергәннәр. Аннан Болгарга кортеж белән алып барачаклар һәм изге әйберләрне теләге булган һәркем күрә алсын өчен нибары ике көн генә күрсәтергә куячаклар, диелә.