Ютазы районының Урыссу бистәсендә җеназаханә ачылды
Ютазы районы Урыссу бистәсенең үзәк мәчете карамагында ритуал хезмәтләр күрсәтүче яңа бина - җеназаханә ачылды. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.
Анда мәрхүмнәрне юу һәм кәфенлеккә төрү өчен барлык шартлар тудырылган. Биредә шулай ук җирләү өчен кирәкле барлык әйберләрне дә сатып алырга мөмкин.
Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге ритуал үзәкнең әзерлеген югары бәяләде.
Билгеле булганча, мөселманнарны шәригать кануннары нигезендә җирлиләр. Җирләү йолаларын төгәл үтәү һәрберебезнең бурычы. Әгәр якыннарыгыз арасында бу йолаларны белмәүчеләр булса, алар җеназаханәгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Монда мәчеткә килгән һәркемне җирләү кагыйдәләре белән таныштыралар, барлык кирәкле мәгълүматны бирәләр.