Хәрби операциядә һәлак булган имам үлгәннән соң татар конгрессы медале белән бүләкләнде
Бүләкне имамның улы алды.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Омск өлкәсе Тәвриз районы имамы Руслан хәзрәт Вахитов үлгәннән соң Бөтендөнья татар конгрессының "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев Руслан хәзрәтне озак еллар буе динебезгә һәм милләтебезгә хезмәт иткәнен әйтте. Руслан хәзрәт Вахитов 2022 елның көзендә һәлак булган.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бүләкне XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Руслан хәзрәтнең улы Марат Вахитовка тапшырды. Залда мәрхүмнең хатыны Фәйрүзә ханым да бар иде.
Форумда Россиянең төрле төбәкләрннән меңгә якын дин әһеле катнаша.