Татарстанда 27 градус эсселек һәм көчле җил көтелә
Иртәгә, 21 майда, Татарстанда җәйгечә җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы була. Явым-төшем ихтималы аз, дип хәбәр итә синоптиклар.
Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исәчәк. Көндез җил тизлеге секундына 14 метрга (Казанда – 12 м/с) кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы 3-8 градус җылы, көнбатыш районнарда +13 градус (Казанда – +11...+13 градус, түбән урыннарда +8...+10 градус) була. Көндез исә 22-27 градуска кадәр җылытачак (Казанда – +24...+26 градус).