Татарстан башкаласында «Казан – Ислам дөньясының спорт башкаласы» форумы узды
Бүген Казанда KazanForum «Россия – Ислам дөньясы» чарасы кысаларында «Казан – Ислам дөньясының спорт башкаласы» форумы узды. Форум Ислам дөньясының һәм Татарстан Республикасының спорт вәкилләрен берләштерде. Алар алга таба хезмәттәшлек шартлары һәм мөмкинлекләре турында фикер алышты. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Чарага 200гә якын кунак килде, шул исәптән спорт оешмалары хезмәткәрләре, тренерлар, спортчылар һәм спорт җәмәгатьчелегенең башка вәкилләре килде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сирия, Бәхрәйн, Кыргызстан Республикасы, Согуд Гарәбстаны, Иран, Монголия, Казахстан, Бенин һәм Катар кунаклары катнашты.
«Казан – Ислам дөньясының спорт башкаласы» форумы кешеләрне, халыкларны һәм илләрне берләштерергә сәләтле хезмәттәшлек факторы буларак тәкъдим ителде. Утырышта Ислам дөньясында һәм Татарстанда спортны үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды. Спорт оешмалары вәкилләре, тренерлар, спортчылар тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашты, шулай ук төрле төбәкләр арасында спорт мөнәсәбәтләрен үстерү юллары турында фикерләште.
Утырышның мәртәбәле спикеры Татарстанның спорт министры Владимир Леонов булды. Ул Татарстанның соңгы 10 елда спорт өлкәсендәге уңышлары һәм казанышлары турында сөйләде.
Бүген Татарстанда 11,5 меңнән күбрәк спорт объекты бар. Без бассейннар саны буенча илдә алдынгы, бездә 260тан артык бассейн бар, аларның 12се Олимпия үлчәмендә. Илдә иң күп ябулы боз ареналары да бездә, диелә хәбәрдә.