Киләсе атнада Россиядә июль челләсе булырга мөмкин
Киләсе атна ахырында Россиянең үзәк өлешенә июль челләсе килергә мөмкин. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза.
«Беренчел исәпләүләргә караганда, 25-28 май аралыгында, атнаның икенче яртысында төнге температураларның 10-15, көндез 23-28 градус булу ихтималы югары (80 процент)», – диде ул.
Баштарак, Россиянең үзәгендә температура июль ае климатик нормасына кадәр 18 майда күтәрелгән иде.
Киләсе атна ахырында аяз, алмашынучан-болытлы һава торышы була, урыны белән яңгыр явачак, дип аңлатты синоптик.