Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Патриарх Кирилл белән очраша
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Мәскәү һәм Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашуы башланды. Анда Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнаша.
Искәртеп үтик, Патриарх Кирилл Татарстан башкаласына 18 майда килде. Кичә ул «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашты һәм «Динара хезмәттәшлек нигезе буларак, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр» темасына төп спикер булды.