Свердловск өлкәсенең Шәкүр авылында көрәшкә багышланган мастер-класс була
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәме белән Россиянең Көрәш федерациясе, Свердловск өлкәсенең Көрәш федерациясе Свердловск өлкәсенең Шәкүр авылында көрәшкә багышланган семинар һәм мастер-класс уздыра. Катнашучыларга хөкемдарлык итү хокукы бирә торган сертификатлар тапшырылачак. Бу хакта Вәкиллек сайтында хәбәр ителә.
24 майда 16:00 сәгатьтә Россиянең Көрәш федерациясе башкарма комитеты, спорт мастеры Ришат Мөбәрәкҗанов ZOOM платформасында теория өлешен уздырачак.Катнашу өчен сылтамага керергә кирәк. Конференция идентификаторы 790 4143 8192, код 1y4TU0.
27 майда 0:00 сәгатьтә Свердловск өлкәсенең Көрәш федерациясе рәисе Фәрит Миңнәхмәтов «Наследие» белем бирү үзәгендә практик дәрес уздыра. Адресы: Свердловск өлкәсе, Түбән Сергин районы, Шәкүр авылы, Комсомол урамы 1А.
- Гаризалар 23 майга хәтле shkola623084@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон 8(904)546-09-06.