«Милли тормыш һәм дин» форумының иң өлкән һәм иң яшь делегатлары билгеле
«Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының иң өлкән һәм иң яшь делегатлары билгеле.
Форумның пленар утырышында аларны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев атады.
«Форумда илебезнең 77 төбәгеннән 1 мең делегат катнаша. Иң күбе - Башкортстаннан. Чувашстаннан иң өлкән делегат 88 яшьлек Сәехзадә хәзрәт Гыймаев, иң яшь делегат - Рязань өлкәсеннән 17 яшьлек Җәфәр хәзрәт Борһанов», – дип белдерде.
- Утырышны «Татар-информ» онлайн күрсәтә