Чирмешән районы Түбән Кармалкадагы элеваторында 50 кешегә эш урыны булырга мөмкин
Чирмешән районы Түбән Кармалка авылы янында 30 мең тонна бөртек сыйдырышлы элеватор төзергә җыеналар. Аның кайда булачагы, урыны хакында муниципаль район башлыгы Рамил Айбатовның «БИО-АГРО» җәмгыяте вәкилләре белән очрашуында килешенгән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.
Әлеге җәмгыятьнең райондагы бүлеге идарәчесе Руслан Хәлиуллин әйтүенчә, яңа объект Түбән Кармалкадагы сыек ашлама ясау узелы (растворный узел) янәшәсендә төзелергә тиеш. Элеватор 50 кешене эшле итү мөмкинлеге бирәчәк.