Татарстанда бал кортлары үлмәсен өчен нинди чаралар күрелүен сөйләделәр
Татарстанда бал кортларының күпләп үлүен булдырмас өчен чаралар күрелде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гамиров сөйләде.
«Республиканың барлык районнарында киңәшмәләр уздырылды, анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, умартачылар, дәүләт һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашты. Төп проблема - умартачылар һәм аграрийлар арасында диалог булмау, бер - берсен тыңларга теләмәү», – дип хәбәр итте ул.
Гамиров сүзләренчә, умартачылар һәм аграрийлар арасында үзара аңлашу булган очракларның 99 процентында бал кортларының үлеме белән проблемалар чыкмый.
Ул шулай ук агрономнар һәм хуҗалык җитәкчеләренең рапс, көнбагыш һәм башка майлы культуралар үстерүнең куркынычсыз технологияләре буенча укыту узганын өстәде.
Аерым алганда, аграрийларга берничә альтернатива тәкъдим ителгән. Мәсәлән, кырларны эшкәртү өчен биологик препаратлар яисә куркынычлыгы ягыннан өченче яки дүртенче класслы химик препаратлар куллану, ягъни бал кортларына азрак куркыныч тудыра торган матдәләр белән эшкәртү. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы культураларын уңышлы үстерүнең төрле вариантларын күрсәттеләр.
«Рапсны биологик препаратлар кулланып үстерә торган хуҗалыклар бар. Умарталык өчен куркыныч булган беренче һәм икенче класслы препаратлар белән эшләүче хуҗалыклар бар, әмма шул ук вакытта бал кортлары үлми, чөнки барлык технологияләр үтәлә, басуларны эшкәртү кичке сәгать уннан иртәнге икегә кадәр үткәрелә», – дип төгәлләштерде белгеч.
2019 елда Татарстанның барлык районнарында диярлек кырларны пестицидлар белән эшкәртү аркасында бал кортлары күпләп үлгән иде. Якынча 2,5 мең умарта оясы юкка чыкты.