Татарстанга көньяктан бал кортлары кертүгә чикләү билгеләнде
Бөҗәкләргә тропилелапсоз белән зарарлау куркынычы янаганлыктан, Татарстанга көньяктан бал кортларын алып кайтуга чикләү кертелде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гамиров сөйләде.
«Яңа талпан-тропилелапс дареадан куркыныч яный, ул тропилелапсоз авыруы китереп чыгара. Проблема шунда - аны дәвалау ысулы юк, ул яңа чир. Ләкин әлегә кертелмәде», – дип хәбәр итте спикер.
Республикада бал кортлары авыруларына бәйле хәл тотрыклы, дип билгеләп үтте Гамиров. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта бал кортларын зарарлаучы төп авыру – варроатоз.
«Бу авыруны талпаннар китереп чыгара. Бу авыруның таралуын булдырмас өчен препаратларны куллануның төрле ысуллары бар», – дип ачыклык кертте агентлыкның әңгәмәдәше.
Ул өстәп әйткәнчә, умартачылар химик препаратлардан баш тартырга, биологик дарулар кулланырга тели. «Бу авыру белән химик авырулар кебек үк эффектив көрәшә торган нәтиҗәле препаратлар көтәләр», – дип белдерде Гамиров.