Нәфыйгулла Аширов: Татарлыгыбыздан оялырга тиеш түгел
Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла Аширов Изге Болгар Җыенында татар халкының бөеклеген билгеләп узды. "Татарлыгыбыздан оялырга тиеш түгел", - дип мөрәҗәгать итте.
"Кайбер яшьләребез Изге Болгар Җыены дигәнгә начар күз белән карыйлар. Бу аңламаудан. Ни өчен дисәң, Болгар җиренең изгелеге шунда: ул татар халкының ислам диненә килү бәхетенә ирешкән җир.
Аллаһ шул бәхетне насыйп итте. Пәйгамбәребезнең өммәте булырга насыйп итте. Күп кешеләргә ул насыйп булмады", - дип ассызыклады Нәфыйгулла хәзрәт.
"Без - бөтен дөньяга мәгърур булган татар халкы. Татарлыгыбыздан оялырга тиеш түгел. Бүген төрле кешеләр бар, татарны төрле төркемнәргә бүләләр. Татар булып дөньяга танылдык, татар булып Кыямәт көненә кадәр яшәячәкбез", - диде.
"Бирегә Пәйгамбәребезнең ядкярләрен китергәннәр, бик әйбәт, шатланабыз, ләкин иң кыйммәтлесе шул булачак: ул әйберләрне күреп, Пәйгамбәребезнең юлыннан барсак, тормышын үрнәк итеп алсак, фикерен дәвам итсәк, шунысы иң кыйммәтлесе булачак", - дип искәртте Нәфыйгулла Аширов.
"Пәйгамбәребез тормыш, әхлак үрнәге, балалар тәрбиясе, бер-беребезгә мөгамәлә үрнәге булырга тиеш. Шул вакытта гына хакыйкый мөселман булып саналабыз", - диде.