Россиянең фән һәм югары белем министры урынбасары Петр Кучеренко 46 яшендә вафат
Статс-секретарь – Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Петр Кучеренко вафат. Аңа 46 яшь иде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Кучеренко кичә, Кубага эш сәфәреннән кайтканда вафат булган.
«Петр Кучеренконың хәле Россия делегациясе Кубадан эш сәфәреннән кайткан вакытта самолетта начарланган. Борт Минераль Сулар шәһәренә төште, анда табиблар аңа ярдәм күрсәтергә тырышты, әмма Петр Александровичны коткарып калып булмаган», – дип билгеләп үтелә министрлыкның телеграмдагы каналында.