Бу атнада Татарстанда 32 градуска кадәр эссе була
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, Татарстанда бу атнада температураның шактый күтәрелүе көтелә.
«Бүген Татарстанда һава +29 градуска кадәр җылыначак. 23 майдан 26 майга кадәр көндезге сәгатьләрдә +25°...+32° кадәр булачак», диелә хәбәрдә.
27 майдан 28 майга каршы төндә бераз явым-төшем булу ихтималы бар.