Татарстанда ашыгыч ярдәм машинасы «Нива» белән бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар
Кичә Татарстанның Яшел Үзән районында «Нива» автомобиле ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га авария урынында булучылар хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте Әйшә авылында Мәктәп урамында булган. Кешеләр сөйләвенчә, бәрелүдән ике машина да ауган, ә җиңел машина юл кырына төшеп киткән.
Якынча мәгълүматлар буенча, «Нива» йөртүчесенә һәм ике фельдшерга табиблар ярдәме кирәк булган.