Казан «Горький+» фестиваленә әзерләнә
Максим Горькийның 155 еллыгына багышланган һәм Россиянең өч шәһәрен колачлаган «Горький+» фестивале 2 июньдә Казанда старт алачак. Казанда өч көн дәвамында спектакльләр, лекцияләр, концертлар, променадлар, иҗат лабораторияләре, дефиле, ярминкә-буфет, «Черек күл»дә спорт ярышлары үтәчәк.
«Фестивальнең икенче өлеше 6 - 9 июль көннәрендә Түбән Новгородта була. 11 – 20 августта Мәскәүдә тәмамлана. Фестиваль идеясе авторы – Милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов», – дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
Фестиваль чаралары Казанның иң билгеле мәдәни мәйданчыкларында – Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында, Камал театрында, Качалов театрында, Тинчурин театрында, ТЮЗда, Милли китапханәдә, Милли музейда, Горький һәм Шаляпин музеенда, Тукай музеенда, Казан Кремле лекториенда, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, Камал театры алдындагы мәйданда, Бауман урамында үтәчәк.
Фестиваль кысаларында Камал театры үз репертуарындагы «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр», Качалов театры «Васса» спектакльләрен күрсәтәчәк.
«Горький - Казан тарихында әһәмиятле урын алып торган шәхес. Татарстанда Максим Горький исеме белән бәйле урыннар күп. Минемчә, бу фестиваль Горькийның тормыш юлы һәм иҗатына бәйле үзенчәлекле квестка тиң булачак», – дигән ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ТАСС агентлыгында узган матбугат конференциясендә.