Татарстанда полиция тарафыннан өч атна коллыкта тотылган ирне мәхкәмә 150 мең сум компенсациягә лаек дип тапты
2019 елда Норлат районында яшәүче Идрис Садыйков үзен полиция хезмәткәре урлавын, 20 көн буе аларның гаиләләрендә терлек карарга мәҗбүр булуын, кача башласа кыйналуын сөйләде. Аны коллыкта тоткан полиция вәкилен биш елга утырттылар.