Рөстәм Миңнеханов Кытайның Аньхой провинциясенә килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Аньхой провинциясендәге Хэфэй шәһәрендә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнехановның планнарында – бизнес-форумда катнашу, провинция губернаторы Ван Циньсян белән очрашу, шулай ук кайбер предприятиеләргә бару.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан җитәкчесе Кытайга эш сәфәре белән кичә килде. Аның төп максаты – Россия-Кытай бизнес-форумының пленар утырышында катнашу.