Водолазлар Казансуда кичә батып үлгән 18 яшьлек егетнең мәетен тапкан
Бүген 11.21 сәгатьтә водолазлар кичә югалган яшүсмернең мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Коткаручыларның водолаз төркеме Казансу елгасында югалган 18 яшьлек егетнең мәетен чыгарган. Мәрхүм ярдан 300 метр ераклыкта 5 метр тирәнлектә табылган.
«Татар-информ» Казанда 18 яшьлек яшүсмер батып үлүен хәбәр иткән иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен егетнең ярда калган дусты чакырган. Беренче мәгълүматлар буенча, яшьләр Казансу елгасында су коенып чыгарга теләгән.
Социаль челтәрләрдә яшьләрнең чыгарылыш кичәсен билгеләп үтүләре турында хәбәрләр бар.