Рөстәм Миңнеханов: Аньхой провинциясе - Кытайның тиз үсеш ала торган төбәкләренең берсе
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Аньхой провинциясе губернаторы Ван Циньсян белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезнең провинция Кытайның тиз үсеш ала торган төбәкләренең берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов, губернаторны сәламләп.
Аньхой Кытайның көнчыгышында урнашкан, анда 61 млн кеше яши. 2017 елның июнендә Татарстан Хөкүмәте белән провинциянең Халык Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, Россия һәм Кытай башлыкларының стратегик җитәкчелеге һәм шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә төбәкләрнең актив эшләргә мөмкинлекләре бар.
«Идел-Янцзы» Төбәкара хезмәттәшлек советы (аңа Татарстан да, Аньхой да керә) төбәкара багланышлар өчен яхшы мәйданчык. Янцзы елгасы провинцияләре белән без сәүдә-икътисади, мәдәни, фәнни-мәгариф, яшьләр һәм туристлык элемтәләренә ярдәм итәбез», - дип сөйләде Миңнеханов.
Губернатор Ван Циньсян сүзләренчә, Кытай һәм Россия һәрвакыт стратегик партнерлар булды. Ул Миңнехановка Идел-Янцзы Төбәкара хезмәттәшлек советы кысаларында хезмәттәшлекне үстерүгә керткән тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең халыклар арасында традицион дуслык бар. Хәзерге катлаулы халыкара вазгыятьтә Кытай һәм Россия ышанычлы мөнәсәбәтләрне саклады. Аньхой Татарстан белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырды», - диде Ван Циньсян.
Очрашу азагында Татарстан Рәисе Аньхой командасын киләсе елда узачак «Киләчәк уеннары»на чакырды.