Казанда автомобиль агачка бәрелгән, имгәнүчеләр бар
Казанда Citroen автомобилен йөртүче идарә итә алмаган, юлдан чыгып киткән һәм агачка бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Казанның Ибраһимов урамында булган.
Юл һәлакәте булган урынга махсус хезмәтләр килгән.