Фәрит Мөхәммәтшин Иранның Генераль консулы белән очрашты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Алар Россия-Иран хезмәттәшлеге кысаларында Иран белән Татарстанның һәрьяклап хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашу башында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе «Россия - ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре турында кыскача сөйләде. «Саммитта күп ислам дәүләтләреннән һәм Россиянең төбәкләреннән 15 меңгә якын кеше катнашты. Һәм, әлбәттә, Иран бик киң тәкъдим ителде, шуның өчен без бик рәхмәтле», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан парламенты эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Мөхәммәтшин депутатлар корпусының республиканың күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыяте үсешен тәэмин итүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Ул шулай ук Иран парламенты белән мәдәният, фән һәм туризм өлкәсендәге мәсьәләләрне нәтиҗәлерәк хәл итү өчен эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруга өмет белдерде.
Иранның генераль консулы Давуд Мирзахани Дәүләт Советы Рәисенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстан парламенты белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде.
«Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгының төп бурычы Татарстан һәм Россиянең якын төбәкләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүдә ярдәм итү, - диде Иран дипломаты. - Бездә төбәк парламентлары юк, шуңа күрә Иран Мәҗлесенең Татарстан Дәүләт Советы белән хезмәттәшлек юлларын эзләячәкбез. Бу Иран һәм Россия, Татарстан белән безнең төбәкләр арасында фәнни, мәдәни, спорт, гуманитар мөнәсәбәтләрне һәм бигрәк тә туризмны үстерү өчен кирәк».