Татарстан ярдәмче хуҗалыкларда продукция җитештерү буенча Россиядә икенче урынны алды
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Татарстан Дагыстаннан соң Россиядә икенче урында тора. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр итте.
«Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 107,3 млрд сумлык тулаем продукция җитештерделәр, 2021 елга карата үсеш 3,9 процент булган. Шул ук вакытта Россиядә халык хуҗалыкларында тулаем продукция күләме 1,8 процентка кимүе күзәтелә», - дип сөйләде спикер.
Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр санын саклап калу буенча Россиядә иң югары күрсәткечләрнең берсе, дип өстәде Ленар Гарипов. Аның саны 261269 баш тәшкил итә, шул исәптән 101 мең сыер. Өстәвенә, 2022 елда соңгыларының баш саны 511гә арткан.
«Ел саен республика бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 500 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә, күпчелек очракта бу сыерларның баш санын саклап калу өчен эшләнелә», - диде ул.