Прописка буенча яшәмәгән өчен штраф салудан туктарга тәкъдим иттеләр
Депутатлар төркеме Дәүләт Думасына гражданнарга теркәлү урыны буенча яшәмәгән өчен штраф салуны гамәлдән чыгару турында закон проектын кертте. Бу хакта Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков белдерде. Хәзер прописка буенча яшәмәгән өчен штраф 2 мең сум чамасы тәшкил итә. Бу хакта ТАСС яза.
«Бүген хезмәттәшләребез белән Дәүләт Думасына теркәлмичә яшәгән өчен административ җаваплылыкны гамәлдән чыгару турындагы закон проектын тәкъдим иттек. Әйе, түрәләргә кайда яшәгәнегезне хәбәр итмәгән өчен әлегә кадәр сезгә 2 мең сум чамасы штраф салынырга мөмкин. Бу тулысынча архаизм. Ул крепостнойлык хокукы заманыннан килгән», - дип белдерә Даванков.
Хәзер РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.15.1.һәм 19.15.2 маддәләрендә теркәлмичә яшәгән өчен финанс җаваплылыгы каралган. Агымдагы елның мартында «Новые люди» партиясе Дәүләт Думасына бу маддәләрне үз көчен югалткан дип тану турындагы закон проектын тәкъдим итте.