Танылган галим Исмаил Төркоглы Татарстанга кертелмәде. ФСБ аны кире Төркиягә борып җибәрде
Профессор Исмаил Төркоглыга хәзер Русиягә килергә ярамый. Бу - ФСБ карары. 30 ел буена ул Русия чиген узарга тиеш түгел. Гомере буе татарларны, аларның тарихын өйрәнгән галим ни өчен аңа Русиягә килергә рөхсәт ителмәвен аңламый, әмма гоманлый ала.