Песков Федерация Советының блогерларга салым түләтү тәкъдимен шәрехләде
Блогерларның эшчәнлеген салымнар өлешендә җайга салу буенча Федерация Советы инициативасы белән Кремльдә әлегә танышмаганнар. Бу хакта РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте.
«Кызганыч, мин бу инициатива белән таныш түгел, шуңа күрә бернәрсә дә әйтә алмыйм. Бу мәсьәлә буенча ниндидер махсус позиция юк», – дип яза аның сүзләрен РИА Новости.
Баштарак Федерация Советы Министрлар Кабинетына Россиядә блогерлык эшчәнлегенә салым кертү идеясе белән мөрәҗәгать итте. Мондый тәкъдимнәр беренче тапкыр гына әйтелми инде. 2021 елда Президентның иҗтимагый проектлар буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Журавский үз эше ярдәмендә акча эшләүче блогерлар Россиядәге башка гражданнар кебек үк салым түләргә тиеш дип әйткән иде.