Казанда Сабантуйда катнашучыларны йөртү өчен транспортка 1,5 млн сум акча тотылачак
Быел Казанда Сабантуй бәйрәмендә катнашучыларны транспорт белән тәэмин итүне оештыруга 1,5 млн сум акча юнәлдерергә планлаштырыла. Дәүләт сатып алулары сайтында күрсәтелгән хезмәтләр өчен башлангыч бәя шундый.
Документлардан күренгәнчә, бәйрәм урынына техник персонал, оештыру комитеты, өлкәннәр иҗат коллективлары, вокал иҗат коллективлары, балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективлары, шулай ук волонтерлар китерергә кирәк булачак.
Автобусларда 45 урын булачак. Алар 600 сәгать йөриячәк – бәйрәмнән тыш, катнашучыларны репетиция көннәрендә дә мәйданга алып барырга кирәк булачак. Мәсәлән, өч көн гадәти репетицияләр һәм бер көн генераль репетицияләр каралган.
Артистларны 20 автобус йөртәчәк, аларны көн саен алты сәгатькә җәлеп итәчәкләр.