Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахманов Әлмәттә гражданнарны кабул итә
26 майда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахманов Әлмәттә 27нче номерлы Девон бермандатлы сайлау округы буенча гражданнарны кабул итә. Кабул итү 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр була. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Кабул итү Әлмәт шәһәре Маяковский урамы, 3 нче йорт, 3 нче ТОС (1 кат) адресы буенча үткәрелә.
Кабул итүгә 25 майда 31-43-09 телефоны буенча 17.40-19.00 сәгатьләрдә язылырга мөмкин.