Сәламәтлек саклау идарәсе поликлиникада атышта зыян күргән кешенең хәле турында сөйләде
Татарстан башкаласының Сәламәтлек саклау идарәсендә поликлиникада атышта зыян күргән каравылчының хәле турында сөйләделәр. Хатын-кызның кулы җәрәхәтләнгән, сөякләре һәм мөһим органнары зыян күрмәгән. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртәнге сәгать дүрттә чит кеше медучреждение бинасына үтеп кергән. Аны 67 яшьлек сакчы күргәч, ул аңа әлегә ачыкланмаган коралдан аткан һәм кулын яралаган, ә аннары качкан.
Ачыкланганча, ир-атлар икәү булган. Аларның берсе поликлиникага кергән һәм каравылчыга аткан. Ә икенчесе якынча мәгълүмат буенча, машинада көтеп торган, ул бу хәлне ачыклау өчен полициягә китерелгән. Полиция хезмәткәрләре атучы ир-атны кыска вакыт эчендә ачыклаган. Ул Татарстанда яшәүче 50 яшьлек ир-ат, элек ул җинаятьләр өчен берничә тапкыр хөкем ителгән.