«СалаваТік»лар Балаларны яклау көнендә «Балачак бәйрәме»ндә чыгыш ясаячак
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, «Туган авылым» комплексында, «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк.
Бәйрәмнең хедлайнеры «СалаваТік»лар төркеме булачак, алар «Балачак» вокал фестиваль-конкурсы финалистлары белән бергә чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, балалар товарлары ярминкәсе, уеннар, викториналар, конкурслар һәм мастер-класслар оештырылачак. Чарага керү бушлай.